сочинение хэр кеше уз язмышына узе хужа
– «Син минем янымда» дигән җырыңа төшерелгән клип телеканалларда бик еш әйләндерелә. Җырны популярлаштыруда клипның роле зурмы? – Әгәр дөрес итеп төшерә белсәң, әлбәттә. «Син минем янымда» җырына клип төшерү идеясе миндә туды. Тик сценарийның беренче варианты белән килешмәдем. Аквапаркта төшәргә кирәк иде анда. Беренче тапкырдан ризалашса, Ранил буламы инде ул (көлә)?! Шулай итеп, фитнес-залда төшү идеясенә тукталдык. Сыйфатлы продукт булачагын алдан ук белдем. Беренчедән, режиссер яхшы, икенчедән, акчаны жәлләмәдем. Аны бит халык карый. Тагын берничә җырга клип төшерергә телим, сценарий да әзер инде.
– Ранил, танышуны гаиләдән, тамырлардан башласак, дөресрәк булыр. – Тамырларым авылга барып тоташса да, мин Казан егете. Әтием Данил исемле, Әтнә ягыннан. Әнием Мөнәвәрә Балтач районыннан. Яшь чакларында икесе дә Казанга килеп урнашканнар, шушында кавышканнар, өч балага гомер биргәннәр. Апам тормышта инде, ике баласы бар. Сеңлемә 20 яшь, университетта укый. Әле беркөнне өйгә кайткач, әни өр-яңа хәбәр белән шаккатырды: сеңлем Ләйсән быел кияүгә чыгачак икән! – Җырлый башлавың кемнән килә? – Белмим шул. Безнең әти дә, әни дә җырларга ярата. Әти баянда да уйный. Мин кечкенәдән җырлап үстем.
– Халыкны тагын нинди «мөгез» чыгарып шаккатырырга уйлыйсың? – Уйласаң, башыңны эшләтсәң, «фишка»лар бик күп инде ул. 2013 елда тыңлаучыларымны дүрт сюрприз көтә. Беренчесе – альбом. Бүген халыкка билгеле 10 җырым бар. Тагын берничәне яздырдык, алары әле беркайда да юк. Икенче вакыйга – сольный концерт. Аның өлешчә сценарие да язылды инде. Өченче сюрприз – яшьләр өчен бер кыйбатлы проект. Аны җәйгә планлаштырып торабыз. Дүртенче «фишка» әлегә сер булып калсын.
– Җырларга яратсаң да, югары белемне башка юнәлештә сайлагансың. – Әти чын ир-ат һөнәре алуымны теләде. Башта финанслар белән бәйле уку йортына тартылган идем, әти кушкач, Казан юридик институтына кердем. Бүген алган һөнәрем буенча дәүләт структурасында эшлим. Әтидән кала тагын бер кеше мине артистлыкка укырга бармаска күндерде. Күршебездә гаиләбез өчен якын кеше – Әлфия апа Афзалова яшәде. Ул көннәр буе бездә иде, әни белән бик дус булдылар. Аңа яратып, «әннәке» дип дәшә идек. Әлфия апа миңа артистлыкка укырга кермәскә киңәш бирде. Хәер, кайчан да булса бер җырлый башлаячагымны барысы да белделәр инде. Дипломлы җырчы булуның кемгә кирәге бар? – Репертуарыңа җырларны ничек сайлыйсың? – Элек иң беренче апама күрсәтә идем. Ул «прикольно» дисә, бии башласа, димәк, җыр яхшы. Аннары әниләргә тыңлата идем. Хәзер җырларны директорым белән сайлыйбыз. Әлбәттә, иң беренче чиратта көйгә игътибар итәм. Җырның музыкасы белән сүзләре пар килергә тиеш.
Комментарии
Отправить комментарий